ТР Зәй муниципаль районында, ТР Биологик ресурслар комитеты белән берлектә, юлсыз урыннардан җилдерә торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатыннан рейд үткәрелде. Рейд вакытында теркәү документларының, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының һәм техник тикшерү узу турында таныклыкларның булуына аерым игътибар бирелде. 4 кар машинасы тикшерелде, административ бозу турында 1 беркетмә төзелде.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.