ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан Оренбург өлкәсеннән районга килгән аттракционнарның мини-паркын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча кирәкле документларны тикшерү һәм таләпләрне үтәү эшләре уздырылды.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы һәм Менделеевск шәһәре бүлегендә гражданнар һәм юридик затлар вәкилләре кабул ителде.

Урып-җыю эшләре чорында ашлык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү агросәнәгать комплексында иң мөһим бурыч булып тора.

«Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалында үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде, анда 41 берәмлек техника тәкъдим ителде.

«Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында узган дүшәмбе көнне үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары уздырылды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм «В» «С», «D», «Е» «F» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алуга йөртү практикасы буенча сынау алынды.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге 2022 елның 08 августында «Намус» агрофирмасы» ҖЧҖ урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган күчмә кабул итү графигы нигезендә, 2022 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 йорт адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк.


5
август, 2022 ел
җомга

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елда 114 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шуларның 40%ы – укыганнан соң беренчел бирелгән.

2022 елның 30 июленнән башлап Питрәч районы аграрийлары бөртекле культуралар уңышын җыюга керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International