ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренең  2022 ел уңышын җыю комбайннары эшли торган кырларына даими рәвештә чыгулар уздырыла. ​


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник  күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде.

Минзәлә урман хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды, барлыгы 9 берәмлек техника күрсәтелде.

«Лениногорск УТТ» ҖЧҖ аренда шартларында «Татнефть-Актив» ҖЧҖ, «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ компанияләренә караган техниканы эксплуатацияли һәм нефть чыгаручы оешмаларга, нигездә, «Татнефть» ГАҖнең структур бүлекчәләренә хезмәт күрсәтә.

«ГранаТ - Стан Инжиниринг» ҖЧҖ Нурлат районы филиалында, автоколонна җитәкчесе А.В.Павлов белән берлектә, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә үзйөрешле техникага һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

«Багира» ҖЧҖ Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш графигы буенча, Зеленодольск механика көллите базасында, узган чәршәмбе көнне, уку курслары тәмамланганнан соң  «А1, В, С, Д» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.

2022 елның 10 августында Урта Балтай авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек техника китерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International