Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә семинар-киңәшмә узды

2023 елның 17 феврале, җомга

Декларация компаниясе кысаларында Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә 2023 елның 17 февралендә 2023 елда 2022 елгы хисап елы өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды. Киңәшмә барышында  «Дәүләт хезмәткәрләре чыгымнарының керемнәренә туры килүен тикшереп тору. Еш очрый торган хаталар»,  «Үзең һәм гаилә әгъзалары өчен керемнәр турында мәгълүмат бирмәгәндә, сәбәпләрне хөрмәткә лаек дип тану» мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, Татарстан Республикасы Раисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Руслан Мөгыйнов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт хезмәткәрләре катнашты.

Үзенең чыгышында Мөнир Халиков коррупциягә каршы торуның Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә өстенлекле бурычларның берсе булуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча даими нигездә киңәшләшү һәм аңлату эшләре, коррупциягә каршы пропаганда алып барыла.

Руслан Мөгыйнов керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләрне тапшыру, керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәр нигезендә белешмәнең тиешле формасын тутыру тәртибен һәм 2023 елда 2022 нче хисап елы өчен белешмәнең Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган рәвешен тутыру тәртибен аңлатып узды, шулай ук керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тутырганда дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан җибәрелә торган типик хаталарга игътибар юнәлтте һәм аларны анализлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International