Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча төп чараларның берсе булып тора. Шуңа күрә, яңа хисап елы башлану белән, дәүләт техник күзәтчелек бүлекләрендә әлеге эшне оештыру буенча чаралар үткәрелә башлый.
Теләче муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге бу эшне оештыру буенча җаваплы хуҗалыклар һәм АСК предприятиеләре вәкилләре белән очрашулар уздырды, техник карау үткәрүнең график көннәрен күрсәтеп, аларга кул куйдыртып, хәбәрләр җиткерелде. Халыкка техник карауның кирәклеге турында хәбәр итү өчен Теләчедә газетада һәм район сайтында бастыру өчен материал җибәрелде.
Шул ук вакытта урыннарда, хуҗалыкларның машина-трактор паркларында техниканы техник карауга һәм язгы кыр эшләренә әзерләү эшләре алып барыла.
Хәмит Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.