Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итү

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә агымдагы елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара мунициципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, шулай ук тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International