«Троицкнефть» ЯАҖ транспорт чараларына техник карау уздыру турында

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

2023 елның 15 февралендә, расланган график нигезендә, «Троицкнефть» ЯАҖдә нефть скважиналарын йөреп чыкканда һәм аларга хезмәт күрсәткәндә операторлар тарафыннан кулланыла торган кар машиналарына, сазлык машиналарына һәм квадрациклларга ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде. Техник карау барышында тиешле техниканың техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, машина йөртүчеләрнең «А1» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде.

      Тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

      Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International