Узган атнада Лениногорск политехника көллиятендә А1, В, С, D категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә өйрәнгән чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан тапшыручыларның үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды. Имтиханга 22 кандидат килде, 2 килмәде. Имтиханны 20 курсант уңышлы тапшырды.
Илнур Галимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.