ТР Актаныш муниципаль районында техниканы тикшерү рейдлары

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге Мәсәде һәм Татар Ямалысы авыл җирлекләре территориясендә мотоциклларны һәм кар машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча рейдлар үткәрде. Рейд барышында 11 берәмлек күләмендә транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә нормаларны һәм таләпләрне үтәү буенча тикшерү үткәрелде. Теркәлү кагыйдәләрен бозган һәм тракторчы-машинист таныклыгында кирәкле категория булмаган өчен, 2 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук кар машиналарын кулланганда мәҗбүри таләпләрне санга сукмауның ярамаганлыгы турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International