ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең урыннардагы бүлекләренең күзәтчелек эшчәнлегенең нигезе – үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм җиһазларны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү. Күзәтчелек техникасы өлкәсендә әлеге эш шушы территориядә теркәлүдән башлана, аннары ел саен техник карау уздыру, эксплуатацияләгәндә тикшерүләрне гамәлгә ашыру буенча чара үткәрелә һәм техниканы исәптән төшерү белән тәмамлана. Болар барысы да техника урнашкан урынга барып башкарыла.
Машиналарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итүнең бер факторы – механизаторда беркетелгән техника белән идарә итүгә рөхсәт категорияләре булган тракторчы-машинист таныклыгы булу. Аларны бирү һәм алыштыру шулай ук ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең урыннардагы бүлекләре тарафыннан башкарыла.
Яңа хисап елының узган чорында, юридик һәм физик затлар гаризасы буенча, 10 берәмлеккә карата теркәү гамәлләре башкарылды, 9 берәмлек техникага карата техник тикшерүләр үткәрелде. 6 гражданинның тракторчы-машинист таныклыгы алыштырылды.
Хәмит Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.