2023 елның 9 февралендә, транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатларында, Кама елгасы акваториясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде. Рейд вакытында үзйөрешле машинаны теркәү, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы һәм техник тикшерү узу турында таныклык булу-булмавы һәм куркынычсыз эксплуатациянең башка таләпләре тикшерелде. Профилактик чара Балык Бистәсе районы буенча полиция участковыйлары белән берлектә үткәрелде. Рейд барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Исегезгә төшерәбез, теркәү, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган яки «А1» категорияле тракторчы таныклыгы булмаса, административ җаваплылык каралган.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.