«Эластик» заводында техник тикшерү уздырылды

2023 елның 3 феврале, җомга

2023 елның 3 февралендә, расланган график нигезендә, «Эластик» заводы ҖЧҖ үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде. Карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, теркәү документларының булуына, номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә һәм башкаларга игътибар бирелде. 15 берәмлекнең 12се тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

            Альберт Гатауллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International