2023 елның 08 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан, АСК оешмаларында һәм предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыру буенча җаваплы затлар белән техник тикшерүгә әзерләнү буенча киңәшмә үткәрелде.
АСК хуҗалыкларында техник тикшерүне уздыру һәм оештыру таләпләре белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе И.М. Хәкимов, Актаныш районы буенча ЮХИДИ башлыгы, өлкән полиция лейтенанты Р.Р. Шәмсиев катнашты һәм чыгыш ясады. Техник тикшерү буенча белдерүләр кул куйдыртып тапшырылды һәм документлар өлешендә төп таләпләр ачыкланды. Юл-транспорт һәлакәте һәм хуҗалыкларда эшләрне оештырганда производствода бәхетсезлек очраклары, шулай ук гомуми файдаланудагы юлларда аварияләрне киметү буенча чаралар планы анализланды. 2023 елның 10 апреленә кадәр АСК системасында техниканы әзерләү һәм техник карау уздыру бурычы куелды.
Илдус Хәкимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.