Район администрациясенең утырышлар залында, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Кәмәртдинов Ранис Рафис улы инициативасы буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов катнашында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә оештырылды һәм үткәрелде.
Киңәшмәгә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчелеге, шулай ук Буа шәһәре оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, уку йортлары вәкилләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Әлеге киңәшмәне үткәрү элегрәк ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясе утырышы нәтиҗәләре белән бәйле иде.
Район киңәшмәсе барышында республика җитәкчелеге тарафыннан яңгыраган тәнкыйть исәпкә алынды. Куелган бурычларны хәл итү өчен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә урам-юл челтәрен карап тоту буенча муниципаль комиссия эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре тикшерелде, транспортны планлаштыру һәм юл хәрәкәтен оештыруга игътибар бирелде. Транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләүдә катнашучы уку йортларына уку процессының нәтиҗәлелеген көчәйтергә һәм укыту программасы таләпләрен катгый үтәргә кушылды. Аерым алганда, ТР Буа муниципаль районы башлыгы ягыннан муниципаль хезмәткәрләр һәм башкалар катнашында, шул исәптән районның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрен дә кертеп, хезмәт автомобильләрен кулланганда хокук бозуларга юл куймауга аерым игътибар бирелде.
Куелган бурычларны үтәү максатында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшчәнлеген оештыруны көчәйтү буенча чаралар күреләчәк. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм районның ЮХИДИ бүлекчәсе белән уртак профилактик рейдларны гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлекне яхшырту чаралары да күреләчәк.
Евгений Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.