2023 елның 06 февралендә "СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ" АҖ филиалы АЭЧ ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 28 берәмлек техника күрсәтелде. Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына, теркәү документларына, тиешле категориядәге таныклык булуына, шулай ук транспорт чараларын аптечкалар һәм янгын сүндергеч белән җиһазлауга аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 28 таныклык бирелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.