ТР Сарман муниципаль районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары конференциясе булып узды

2023 елның 3 феврале, җомга

ТР Сарман муниципаль районында район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды. Конференция барышында төрле өлкәләрдәге белгечләрнең чыгышлары тыңланды, алар үз чиратында узган ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар белән таныштырдылар.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов катнашучыларны 2023 елга үзйөрешле машиналарга техник карауны үткәрү таләпләре белән таныштырды һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә кул куйдыртып белдерүләр тапшырды. Киләсе язгы кыр эшләре вакытында үзйөрешле машиналарны кулланганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү һәм имин эксплуатацияләү таләпләре турында өстәмә рәвештә аңлатылды.  

          Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International