ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Кукмара районы аграр көллияте базасында «ВСDE» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Сарман муниципаль районы аграрчылары өчен урак өсте җитте. Районның ашлык җыю техникасы заманча маркалар белән тулыландырыла, алар техниканың торышына гына түгел, эш вакытында техника иминлеге нормаларын үтәүгә һәм янгынга каршы саклауга да игътибарны арттыруны таләп итә. Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү – бу чордагы иң мөһим бурычларның берсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2022 елның 02 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә идарә башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы  юридик затлар һәм башка төр берәмлекләр вәкилләрен шәхсән кабул итте.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 31 июлендә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

Рөстәм Миңнехановның районга булган эш сәфәре «Нурлат сөте» хуҗалыгының арпа басуында механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашудан башланды.

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Җәббаров Яңа Чишмә муниципаль районында эш визиты белән булдылар.

Менделеевск муниципаль районында физик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла. 01 августта техник карау Турай авылында үткәрелде, анда хуҗалар үз техникаларын әзерләделәр һәм тикшерүгә тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тракторчы-машинист таныклыкларын «сатып алу»ның ярамавы турында кисәтә!

Профилактик чаралар кысаларында узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Актаныш агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында урып-җыю комбайннарына тикшерү оештырылды.


29
июль, 2022 ел
җомга

«Су транспорты мәктәбе» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International