«Снегоход-2023» тулы куәтенә алып барыла

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Идел елгасы акваториясендә һәм коры җирдә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык күзәтчелеге һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан техникага документлар булуы һәм юлсыз урыннардан йөрүче транспорт белән идарә итү хокукы, техниканың торышы тикшерелә һәм дәвам иттерелә.

 25 гыйнварда, әлеге хезмәтләр вәкилләре катнашында, Идел елгасы буйлап рейд үткәрелде. 14 кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, аерым алганда, теркәү документларыннан башка файдаланган өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 3 беркетмә төзелде.

 Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына «тимер ат»ны үз вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү уздыру һәм тиешле категориядәге техник чаралар белән идарә итүгә таныклык булырга тиешлеге хакында искәртеп узабыз. Уртак рейдлар дәвам итә.

 Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International