Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының алдынгы хуҗалыгы – «Авангард» ҖЧҖ язгы кыр эшләренә әзерлек киң фронтта алып барыла. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе Буа муниципаль районының агросәнәгать комплексы лидеры булып тора һәм республиканың алдынгы ун хуҗалыгы арасында. «Авангард» ҖЧҖ җитәкчелеге машина-трактор паркына һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарына җитди игътибар бирә. Авыл хуҗалыгы формированиесенең үзйөрешле техника паркында 241 күчмә состав бар. Бу факторны исәпкә алып, үзйөрешле техниканы вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау аеруча мөһим урын алып тора. Монда язгы чәчүгә әзерлек урак өсте тәмамлануга ук башлана. Башта дефектовка ясала һәм ремонт графигы төзелә. «Авангард» ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин сүзләренә караганда, запас өлешләргә, шул исәптән чит илнекеләренә дә, заказ октябрьдә формалаша. Бу ел башына инде 23 млн. сумлык запас өлешләр китерелгән, барлыгы 65 млн.сум кирәк булачак. Шулай итеп, агрофирмада техниканы графиктан тайпылмыйча ремонтлау өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу запас өлешләр белән тәэмин итүгә генә түгел, ремонт эшләре алып бару өчен шартлар тудыруга да кагыла. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм коралларын ремонтлаучы хезмәткәрләрдән тыш, ремонтта механизаторлар үзләре дә катнаша. «Авангард» ширкәтендә ремонт эшләрен 1 апрельгә тәмамларга, ә 10 апрельгә кадәр тракторларны һәм тагылмаларны ел саен үткәрелә торган техник карауга тапшырырга планлаштыралар.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.