Чистай шәһәрендә һәм Чистай муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2023 елның 20 гыйнварында Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегендә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Халиков Мөнир Әфрәем улы гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте.

Кабул итү барышында дәүләт теркәве һәм үзйөрешле машиналарны исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International