Актаныш районында техника әзерләнә

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Узган атнада, Актаныш муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг хезмәте бүлеге җитәкчесе Р.Р. Мөхәммәдиев белән берлектә, авыл хуҗалыгы машиналарына һәм тракторларына үткәрелә торган ремонт эшләрен тикшерү өчен хуҗалыкларда йөреп чыктылар.

Хуҗалыкларда агымдагы ремонт циклында терлек азыгы-ашлык җыю техникасын торгызуга төп басым ясала. Шулай ук район администрациясе башлыгы Л.Р.Зарипов катнашында Актаныш муниципаль районының «Тамыр» ҖЧҖ һәм «Чишмә» ҖЧҖ хуҗалыклары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә дә үткәрелде. Тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының төзеклеге торышына анализ ясалды. Үзйөрешле техниканы һәм аларның арбаларын ел саен техник карауга үз вакытында әзерләү буенча бурычлар куелды.

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International