Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов, Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов белән берлектә, Татарстан Республикасының Чирмешән, Баулы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында эш сәфәре белән булдылар.
Сәфәр барышында хуҗалыкларны йөреп чыктылар һәм авыл хуҗалыгы техникасының торышын һәм язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. Өстәмә рәвештә кышкы чорда техниканы саклау кагыйдәләре турында да аңлатылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше йомгаклары буенча киңәшмә узды, анда 2023 елга өстенлекле бурычлар куелды.