Кышкы сезон башлану белән, Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге кар машиналарын эксплуатацияләү вакытында даими тикшереп тора, шул исәптән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейдлар да үткәрелә. Рейдлар вакытында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе, А1 категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгының булуы, еллык техник тикшерүне вакытында узу-узмау тикшерелә. Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ бозу турында карарлар чыгарыла.
Рейд тикшерүләре кар машиналарын эксплуатацияләү сезоны тәмамланганчы үткәреләчәк.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.