Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2023 елның 24 гыйнварында ТР Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аларны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.