Кар машинасын түбәндәге элементар таләпләрне үтәгәндә кулланырга мөмкин: дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлү, AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булу, шулай ук ел саен мәҗбүри техник тикшереп торуларны узу. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегендә физик затларга караган 127 берәмлек кар машинасы теркәлгән, шуларның 25 се – 2022 елда. Мондый төр транспорт чараларының саны арту сәбәпле, аларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча даими профилактик рейдлар үткәрелә. Минзәлә муниципаль районында Түбән Кама сусаклагычы акваториясе буенча чираттагы рейд нәтиҗәсендә, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен, 3 гражданин штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Кар машинасы – юлсыз урыннардан йөри ала торган транспорт чарасы, шуңа күрә аны гомуми файдаланудагы юлларда эксплуатацияләргә ярамый. Бу төр бозуны ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә контрольдә тоталар. Тупас бозулар булган очракта, транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус тукталышка озатыла.
Ринат Гыйльманов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.