2023 елның 01 февралендә, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча, «Техносфера» ИКҮ ҖЧҖ «В» һәм «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Исемлек буенча, имтиханның теоретик өлешендә тугыз кешедән өчесе катнашты. Имтиханның практик өлешенә биш кеше килде. Барлык катнашучылар да имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.