Расланган административ регламентлар нигезендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Узган атна нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге тарафыннан гыйнвар аена планга җиткерелгән һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. Шул ук вакытта үзйөрешле 2 берәмлек техниканы теркәү буенча да дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. Гражданнарның гаризалары буенча, 7 данә күләмендә тракторчы-машинист таныклыклары алмаштырылды. Шулай ук шәхси затлардан еллык техник тикшерү үткәрүгә гаризалар керде, аларны карау нәтиҗәсендә 6 берәмлек үзйөрешле техниканың техник торышы, шул исәптән 4 берәмлек мототранспорт чарасы тикшерелде.«Заря» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесеннән 5 берәмлек тракторны теркәү турында гариза алынды, көн дәвамында, аларны теркәү алдыннан, тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча теркәү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, яңа таләпләр буенча (СЭП ярдәмендә), югалганы урынына кар машинасына электрон паспорт рәсмиләштерелде, соңыннан әлеге машина «Гостехнадзор-Эксперт» АМС системасында уңышлы гына теркәлде. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 02.05.2006 ел, № 59-ФЗ федераль закон таләпләрен гамәлгә ашыру максатларында (соңгы редакциядә), килгән сорауларга ике җавап бирелде. Барлык дәүләт хезмәтләре расланган административ регламентлар нигезендә, аларда билгеләнгән вакытта күрсәтелде һәм гамәлгә ашырылды.

Евгений Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International