«СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ» ААҖ Идел буе электр челтәрләренең Балтач РЭС предприятиесендә үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

«Сетевая компания» ААҖ Идел буе электр челтәрләренең Балтач РЭС предприятиесендә үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды. Техник карауга 3 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга һәм аларның тагылмаларына тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 3 таныклык бирелде.                

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International