Квалификация күтәрү

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең алты хезмәткәре, "Хезмәткәрнең цифрлы компетентлыгы" программасы буенча квалификация күтәрү курсларын узды.

Укулар, практик дәресләр һәм тренинглар барышында яңа технологияләр һәм электрон документ әйләнеше, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә яхшы белемнәр алынды. Барлык хезмәткәрләр дә курсларны уңышлы үтте, тестлар тапшырдылар һәм файдалы белем һәм күнекмәләр алдылар.

 

Рафил Сабиров - Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International