Эш графигы буенча Зеленодольск муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ОСВОД һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе катнашында чираттагы профилактик рейд үткәрелде. Рейд Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә үткәрелде. Операция барышында 12 берәмлек кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча юлсыз урыннардан йөри торган өч техника хуҗасына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ карарлар чыгарылды.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.