ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 18 декабрендә "Челтәр компаниясе" ААҖнең Бөгелмә электр челтәрләре филиалында кар чаналарына техник карау уздырылды. Техник карау уздырганда техниканың техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник карауга 7 берәмлек кар чанасы китерелде. Күрсәтелгән барлык кар чаналары техник карау узды.

10 декабрьдә "КАР ЧАНАСЫ-2018" профилактика операциясе башлынып китте, аның барышында теркәлү документлары, йөртү хокукы, еллык техник карауның уздырылуы, үзйөрешле техниканың техник торышы тикшерелә.  Әлеге чара кысаларында 15 һәм 19 декабрь көннәрендә КСДИ, ГХМ коткару хезмәте вәкилләре белән уртак рейдлар уздырылды, алар барышында 24 берәмлек техника тикшерелде, төрле бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 7 беркетмә төзелде.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Быелның 13 декабрендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺББ Чирмешән филиалы базасында "В", "С", "Е", "F" категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды.

Расланган графикка туры китереп, 2018 елның 14 декабрендә "СафПласт" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырылды. Барлыгы 13 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма күрсәтелде. 12 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, тышкы яктылык җайланмалары һәм тавыш сигналы буенча ачыкланган җитешсезлек аркасында бер тракторга техник карау актлары тапшырылды.

2018 елның 18 декабрендә Спас муниципаль районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының КСДИ хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ ЮПХ инспекторы белән берлектә "Кар чанасы" профилактика операциясе буенча рейд уздырылды, барлыгы 11 күзәтчелек техникасы тикшерелде, аларның икесе җитешсезлекләр белән эксплуатацияләнә иде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча – 1 беркетмә, 19.22 статьясы буенча 1 беркетмә төзелде.

2018 елның 15 декабрендә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Россия ГХМ кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге белән берлектә "Кар чанасы-2018" операциясе уздырылды. Рейд Идел елгасы акваториясендә Студенец, Игумново, Аракчино торак пунктлары янәшәсендә уздырылды.

"Актаныш технология техникумы" ДАҺББУ базасында 14 декабрь көнне аграр юнәлешендәге белем бирү йортлары арасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика конкурсы булды. Конкурсның гамәли өлеше буенча этапларының берсендә эксперт буларак Дәүләт техник күзәтчелек инженер-инспекторы эшләде.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Быелның 17 декабрендә "Татнефть" КӘҮ ХББУ Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды.

2018 елның 15 һәм 16 декабрендә Чистай районы территориясендә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык сагы инспекциясе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге катнашында Кама елгасы акваториясендә эксплуатация барышында кар чаналары хуҗаларын тикшерү буенча рейд уздырылды.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 12 декабрендә Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино ав. "Казан машина төзелеше техникумы" филиалында "D" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүчегә коммерция төркемендә белем алучылар арасында имтихан узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International