Расланган графикка туры китереп, 2018 елның 14 декабрендә "СафПласт" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырылды. Барлыгы 13 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма күрсәтелде. 12 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, тышкы яктылык җайланмалары һәм тавыш сигналы буенча ачыкланган җитешсезлек аркасында бер тракторга техник карау актлары тапшырылды.
Р.Ә.Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.