ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 18 декабрендә Спас муниципаль районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының КСДИ хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ ЮПХ инспекторы белән берлектә "Кар чанасы" профилактика операциясе буенча рейд уздырылды, барлыгы 11 күзәтчелек техникасы тикшерелде, аларның икесе җитешсезлекләр белән эксплуатацияләнә иде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча – 1 беркетмә, 19.22 статьясы буенча 1 беркетмә төзелде.

2018 елның 15 декабрендә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Россия ГХМ кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге белән берлектә "Кар чанасы-2018" операциясе уздырылды. Рейд Идел елгасы акваториясендә Студенец, Игумново, Аракчино торак пунктлары янәшәсендә уздырылды.

"Актаныш технология техникумы" ДАҺББУ базасында 14 декабрь көнне аграр юнәлешендәге белем бирү йортлары арасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика конкурсы булды. Конкурсның гамәли өлеше буенча этапларының берсендә эксперт буларак Дәүләт техник күзәтчелек инженер-инспекторы эшләде.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Быелның 17 декабрендә "Татнефть" КӘҮ ХББУ Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды.

2018 елның 15 һәм 16 декабрендә Чистай районы территориясендә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык сагы инспекциясе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге катнашында Кама елгасы акваториясендә эксплуатация барышында кар чаналары хуҗаларын тикшерү буенча рейд уздырылды.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 12 декабрендә Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино ав. "Казан машина төзелеше техникумы" филиалында "D" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүчегә коммерция төркемендә белем алучылар арасында имтихан узды.

2018 елның 13 декабрендә "Чистай Г.И.Усманов ис. авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺББ учреждениесендә "В", "С", "D", "Е", "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2018 елның 10 декабреннән 29 декабренә кадәр үткәрелә торган "Кар чанасы-2018" кисәтү операциясе дәвам итә. Бүген Кама һәм Мишә елгалары акваториясендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары бүлекләре тарафыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе белән берлектә кар чаналарын тикшерү буенча чираттагы рейд уздырылды.

Татарстан Республикасы Муниципаль  хезмәткәрләре спартакиадасы тәмамланды, анда Мамадыш районы командасы икенче гомумкоманда урынын алды.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә Россия ЭЭМ Арча районы бүлегенең оператив киңәшмәсендә Арча районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белән берлектә "Кар чанасы-2018" операциясен уздыру мәсьәләсе каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International