Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино ав. "Казан машина төзелеше техникумы" филиалында имтиханнар узды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 12 декабрендә Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино ав. "Казан машина төзелеше техникумы" филиалында "D" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүчегә коммерция төркемендә белем алучылар арасында имтихан узды. Сынаулар 3 этапта уздырылды: теория, куркынычсыз эксплуатация һәм трактодромда гамәлдә йөртеп карау. Имтихан тапшыручы 21 кешедән 19ы үз белемнәрен яхшы күрсәтте. 2018 елның 19 декабрендә кабат имтихан билгеләнде.

 

В.В.Максимов - Питрәч районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International