2018 елның 18 декабрендә "Челтәр компаниясе" ААҖнең Бөгелмә электр челтәрләре филиалында кар чаналарына техник карау уздырылды. Техник карау уздырганда техниканың техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник карауга 7 берәмлек кар чанасы китерелде. Күрсәтелгән барлык кар чаналары техник карау узды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.