Быелның 17 декабрендә "Татнефть" КӘҮ ХББУ Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Сынауларга 8 кеше кертелде. Имтиханның беренче теориягә кагылышлы этабында 8 кандидат аларны уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде. Имтиханның гамәли өлешен 8 кеше дә уңышлы тапшырды. Аларга тракторчы-машина йөртүче таныклыклары тапшырылачак, шуның белән берлектә мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына ия булачак.
Руслан Хөҗҗәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай ш. һәм Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.