2018 елның 15 декабрендә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Россия ГХМ кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге белән берлектә "Кар чанасы-2018" операциясе уздырылды. Рейд Идел елгасы акваториясендә Студенец, Игумново, Аракчино торак пунктлары янәшәсендә уздырылды.
Рейд барышында 27 берәмлек кар чанасы тикшерелде. Теркәлү документларыннан башка, техник карау уздырмыйча, тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка кар чаналарын йөрткән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 5 штраф билгеләнде.
Кар чаналарын йөртүчеләр белән кар чаналарын теркәү, аны йөртүгә рөхсәт алу, техник карау уздыру мәсьәләләре буенча, шулай ук бозда экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге буенча аңлату эшләре уздырылды.
