22 декабрьдә "Саба аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесе базасында "АI" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 15 кеше кертелде.
Яңа Чишмә районында "Кар чанасы" операциясе дәвам итә. Операция кысаларында уздырылучы рейдлар барышында теркәлү документларының булуы, техник карау уздырылуы, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгының булуы тикшерелә.
24 декабрьдә "Кадрлар әзерләү үзәге - Татнефть" ӨҺББ ХМУ Җәлил филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча имтиханнар узды.
"Кар чанасы" операциясе кысаларында рейдлар дәвам итә, алар кар чаналарын һәм башка төрле мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклауга, шулай ук әлеге категория техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен аңлатуга юнәлдерелгән.
2018 елның 23 декабрендә КСДИ, ТР буенча Россия ГТХМ, балык саклау хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә Чистай шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы катнашында уздырылган тикшерүләр барышында төп бозу очраклары ачыкланды:
- су саклау зонасында автотранспорт белән боз өслегенә чыгу;
- кар чанасын теркәлү документларыннан башка йөртү;
- теркәлү номеры кар чанасының билгеләнгән урынында беркетелмәгән, ә йөртүче утыргычы астында;
- техник карау уздыру турында таныклык булмау.
2018 елның 22 декабрендә Апас аграр көллиятендә А1 категориясе буенча имтиханнар узды.
2018 елның 22 декабрендә "Кар чанасы-2018" профилактика операциясе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районында КСДИ, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре, штаттан тыш хезмәткәрләр катнашында уртак рейд уздырылды.
2018 елның 19 декабрендә "Аксубай универсаль технологияләр техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.
Кар чанасы - бик куәтле машина, аның тизлеге сәгатенә 100 км артып китәргә мөмкин. Ул югары дәрәҗәле куркыныч чыгынагы булып тора һәм йөрткәндә, эксплуатацияләгәндә махсус күнекмәләр булуын таләп итә. Техниканы теркәтергә, елга бер мәртәбә техник карау уздырырга кирәк. Кар чанасында йөрү өчен тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булу зарур. Теркәлгән кар чаналарының саны елдан-ел арта бара. Операция барышында инженер-инспекторлар мототранспорт чараларының теркәлү кагыйдәләре үтәлешен, үзйөрешле машиналарның техник торышын, шулай ук аларны йөртү өчен кирәкле документларның булу-булмавын тикшерәләр.
20 декабрьдә "УМЦ АСПЕКТ" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында "АI", "С" категорияләре буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 17 кеше кертелде.