2018 елның 23 декабрендә КСДИ, ТР буенча Россия ГТХМ, балык саклау хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә Чистай шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы катнашында уздырылган тикшерүләр барышында төп бозу очраклары ачыкланды:
- су саклау зонасында автотранспорт белән боз өслегенә чыгу;
- кар чанасын теркәлү документларыннан башка йөртү;
- теркәлү номеры кар чанасының билгеләнгән урынында беркетелмәгән, ә йөртүче утыргычы астында;
- техник карау уздыру турында таныклык булмау.
Тикшерү барышында 8 кар чанасы тикшерелде, 1 күрсәтмә бирелде, ТР буенча ГТХМ хезмәткәрләре кышын балык тотарга яратучылар арасында бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.
С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.