"Кар чанасы" операциясе кысаларында рейдлар дәвам итә, алар кар чаналарын һәм башка төрле мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклауга, шулай ук әлеге категория техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен аңлатуга юнәлдерелгән. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан чираттагы рейд 2018 елның 23 декабрендә участокның вәкаләтле полиция хезмәткәре катнашында уздырылды. 8 берәмлек кар чанасы тикшерелде, ике хокук бозу очрагы ачыкланды - теркәлү документлары юк иде. Исегезгә төшерәбез, кар чанасын йөртү А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булган затларга гына рөхсәт ителә, кар чанасы яшәү урыны буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәлергә тиеш.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә ш. һәм Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.