20 декабрьдә "УМЦ АСПЕКТ" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында "АI", "С" категорияләре буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 17 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли биремнәрне дә 12 кеше уңышлы тапшырды. Килмәгәннәр һәм сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кабат 7 көннән биреп карау мөмкин булачак. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан ш. буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.