"Аксубай универсаль технологияләр техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә имтиханнар булды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 19 декабрендә "Аксубай универсаль технологияләр техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Сынауда 17 укучыдан 14 кеше катнашты. Шулар арасыннан 12 кеше беренче мәртәбәдә үк сынауны уңышлы тапшырды. Имтиханны җиде көннән соң яңадан биреп карау мөмкин булачак.

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International