"Саба аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

22 декабрьдә "Саба аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесе базасында "АI" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 15 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли биремнәрне дә 12 кеше уңышлы тапшырды. Килмәгәннәр һәм сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кабат 7 көннән биреп карау мөмкин булачак. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Харисов Рөстәм Раиф улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International