24 декабрьдә "Кадрлар әзерләү үзәге - Татнефть" ӨҺББ ХМУ Җәлил филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча имтиханнар узды.
Сынаулар студентларның кар чанасын йөртү буенча яхшы әзерлектә булуын һәм "Кадрлар әзерләү үзәге - Татнефть" ӨҺББ ХМУ Җәлил филиалында белгечләрнең җитди әзерләнүен күрсәтте. Имтихан тапшырган 7 студентның барысы да якын киләчәктә "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.