2018 елның 22 декабрендә "Кар чанасы-2018" профилактика операциясе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районында КСДИ, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре, штаттан тыш хезмәткәрләр катнашында уртак рейд уздырылды.
Эксплуатация барышында барлыгы уннан артык кар чанасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар нәтиҗәсендә, ә атап әйткәндә техник карау уздырмыйча, теркәлү документларыннан башка эксплуатацияләгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә 2 беркетмә төзелде. Ачыкланган бозуны билгеләнгән срокта бетерергә мәҗбүр итүче бер күрсәтмә бирелде.
Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның еш очрый торган очракларына бәйле рәвештә кар чаналары һәм башка төрле автомоточараларның хуҗаларын тагын бер кат искәртәбез: үзегезнең транспорт чарасын вакытында теркәтергә, техник карау уздырырга һәм тиешле категория буенча автомотранспорт чарасын йөртү таныклыгына ия булырга кирәк.
"Кар чанасы-2018" операциясе быелның 29 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
