Яңа Чишмә районында "Кар чанасы" операциясе дәвам итә. Операция кысаларында уздырылучы рейдлар барышында теркәлү документларының булуы, техник карау уздырылуы, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгының булуы тикшерелә. Хокук бозучылар белән аңлату эшләре уздырыла, шулай ук күрсәтмәләр бирелә һәм административ беркетмәләр төзелә. Әлеге эш үз нәтиҗәләрен бирә, операцияне уздыру барышында ике кар чанасы теркәлде, алар озак вакыт дәвамында дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә исәптә тормаган.
Рәис Хисмәтуллин – Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.