2018 елның 27 декабрендә Югары Ослан муниципаль районында “Матюшино УББМ” МБМУ базасында АI,В,С,D категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. 20 кандидат арасыннан сынауга 19 кеше кертелде, аларның 15 имтиханны уңышлы тапшырды.
2018 елның 27 декабрендә "Казан" халыкара аэропорты" АҖ базасында АIII категориясе буенча "Төрле юлдан йөрүче автотранспорт чаралары" һөнәре буенча белем алу курсларын узган кандидатлар өчен квалификация имтиханнары узды.
Алексеевск районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "Кар чанасы" операциясе барышында Лебедино, Лебяжье, Алексеевское торак пунктларында хокук бозуларны ачыклау һәм кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен тикшерү буенча рейд уздырылды.
2018 елның 26 декабрендә Чистайның "Радар" ҖЧҖ автомәктәбендә "А1" категориясе буенча (кар чаналары, кардан-саздан йөрүче транспорт чаралары) тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар булды. Заявка нигезендә сынауга 18 кеше килде, аларның 16 имтиханны уңышлы тапшырды.
2018 елның 25 декабрендә Алабуга муниципаль районының “ТПК МТЗ-Татарстан” ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы катнашында “Техниканы 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү” темасына республика инженерия конференциясе узды.
2018 елның 21 декабрендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында А1 категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар узды. Сынауга 15 кеше кертелде. Имтихан нәтиҗәләре буенча 12 кеше аны уңышлы тапшырды.
24 декабрь көнне Алексеевск аграр көллиятендә "С", "Д" категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар алынды.
25 декабрьдә "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺББУ базасында А1, В, С, D, Е категорияләре буенча тракторлар һәм машиналар йөртүгә укыган чыгарылыш укучылары арасында имтихан узды.
Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "Кар чанасы" операциясе барышында Иске Чәке, Городище, Чуаш Бизнәсе авыл җирлекләре территориясендә мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләр бозылуын ачыклау буенча рейд уздырылды.
"Кар чанасы-2018" профилактика операциясе кысаларында Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре тарафыннан, шулай ук КСДИ вәкилләре катнашында Идел елгасы акваториясендә уртак рейд уздырылды.