Лениногорск политехник көллиятендә тракторчы-машина йөртүчеләр өчен имтихан булды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдә "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺББУ базасында А1, В, С, D, Е категорияләре буенча тракторлар һәм машиналар йөртүгә укыган чыгарылыш укучылары арасында имтихан узды.

Имтихан тапшыручыларның юлда йөрү, тракторларны һәм тиешле категорияләр буенча үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Сынауга килгән барлык 27 курсант кертелде. Имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырып, алар тиешле категорияләр буенча тракторларны йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. А1 категориясе буенча йөртү кагыйдәләре кардан-саздан йөрүче STELS транспорт чарасында кабул ителде.

26 укучы сынауны уңышлы тапшырды. Якын киләчәктә алар тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.

 

И.Н.Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International