Тәтеш муниципаль районында - "Кар чанасы-2018" операциясе

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

"Кар чанасы-2018" профилактика операциясе кысаларында Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре тарафыннан, шулай ук КСДИ вәкилләре катнашында Идел елгасы акваториясендә уртак рейд уздырылды. Рейд барышында 13 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозулар турында 3 карар чыгарылды. Аңлату холкындагы әңгәмәләр уздырылды. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре тарафыннан бозда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында листовкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International