2018 елның 25 декабрендә Алабуга муниципаль районының “ТПК МТЗ-Татарстан” ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы катнашында “Техниканы 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү” темасына республика инженерия конференциясе узды.
Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү хезмәте белгечләре, “ТПК МТЗ-Татарстан” ҖЧҖ генераль директоры Константин Анисимов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы, “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, республикадагы ремонт предприятиеләре вәкилләре, шулай ук районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең башлыклары һәм механикалаштыру буенча консультантлары, агрохолдингларның һәм республикадагы зур хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм баш инженерлары, дилер һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре, ремонт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Конференциянең гамәли өлешендә катнашучылар “МТЗ-Татарстан” ҖЧҖ цехлары белән танышты, шулай ук МТЗ тракторлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады.
Пленар өлешне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып җибәрде.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы “ТР АСКда үзйөрешле техникага карау уздыруны оештыру” темасына доклад белән чыгыш ясады.
М.М.Шиһапов – Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженеры.